"Камские зори" приюты хезмәткәрләре битлекләр тегәләр

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Учреждение үзенең коллективы һәм балалары өчен саклагыч битлекләр тегә.

«Кама таңнары» приюты хезмәткәрләре битлек тегәләр. Тегү өчен хатын-кызлар мамык тукымадан материал кулланалар, балалар өчен матур рәсемнәр белән битлекләр ясарга тырышалар. Барлыгы 77 битлек тегелгән инде.

Район буенча социаль яклау бүлеге начальнигы Фаина Козырева хәбәр иткәнчә, приют коллективы инициатива күрсәткән һәм коронавирус аркасында килеп туган хәлне күздә тотып махсус битлекләр тегәргә булган.

Чыганак: Менделеевск яңалыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International