Беренчесендә Татарстан халкы тармаклар буенча 57 иң яхшы брендны сайлады. Икенче этапта тавыш бирүдә катнашучыларга республиканың 43 районында бер җиңүчене билгеләргә кирәк иде. Нәтиҗәдә Татарстанның легендар 100 брендыннан торган исемлек булды.
Минераль су җитештерү буенча "Шифалы Су" заводы безнең район буенча иң күп тавыш җыеп, бу йөзлеккә керде.
"Татарстанның 100 легендар бренды" ның тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин http://100brand.ru/