Пенсия Фонды кредит оешмалары аша түләүләр алучы гражданнарга пенсияләрне вакытыннан алда түләячәк

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.

Кредит оешмалары аша түләүләр алучы гражданнарга счетка акча 2020 елның 9 апрелендә күчәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФР хезмәтләренең күбесен, өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, РПФ органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр - Россия Пенсия фондының Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча (бүлек хокукларында) алырга мөмкин:
8 (85549) 2-04-87

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын саклагыз, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International