Менделеевскида чит илдән кайткан тугыз кеше карантинда

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Менделеевскида тугыз кеше карантинда. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкилләре хәбәр иткәнчә, карантин чит ил сәяхәтләреннән һәм командировкаларыннан кайтучыларга, шулай ук авырулар белән элемтәдә торучыларга кагыла.

Район башлыгы хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләренә оператив рәвештә штабка мәгълүмат җибәрергә һәм предприятиеләрдәге хәлләр турында хәбәр итәргә кушты.

Менделеевскида коронавирус пандемиясе аркасында төрле илләрдән килгән 151 кеше теркәлгән. Хәзерге вакытта медиклар тарафыннан әлеге затлар тикшерелде. Тугыз кеше карантинда.

Исегезгә төшерәбез, карантин 14 көн дәвам итә. Бу-коронавирус йогышының инкубация чоры вакыты. Карантин вакытында өйдән чыгарга, шәһәр урамнары буйлап йөрергә, сатып алу өчен кибеткә чыгарга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International