Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Менделеевск муниципаль районындагы «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Кайнар линия» телефоны эшли башлады.
«Кайнар линия» эшли башлаганнан бирле ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнардан күп санлы шалтырату килде, төп сораулар беренче чиратта кирәкле продуктларны һәм даруларны китерүгә кагыла, шулай ук гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация бирүне сорый. "Кайнар линия" телефонына кергән барлык мөрәҗәгатьләр шәхси тәртиптә карала. Һәр шалтыратучыга консультация бирелә. 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итүне социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар башкара.