Бу изге эш, район башлыгы Валерий Чершинцев кушуы буенча, Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында башкарылган.
– Бер генә ветеран да, аларның проблемалары да игътибарсыз калырга тиеш түгел, - дип билгеләп үтте Валерий Сергеевич. - Михаил Константинович яшүсмерләр яшендә концлагерьларның дәһшәтләре аша узды, тыныч вакытта төзүче булып эшләде.
Ветеран башкарылган эшләрдән канәгать калды.
- Уңайлы да, якты да булды, - диде ул. - Әлегә хәлләр аркасында урамга чыгарга ярамый, балконда саф һава сулыйм.
Чыганак: Менделеевск яңалыклары.