Менделеевскида үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен биш беркетмә төзелгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге.
«Район суды тарафыннан әлеге хокук бозучылар 7500 сум күләмендә административ штрафка тартылган. Балигъ булмаган балалары законлы вәкилләрен озата бармыйча урамда булган җиде ата-анага карата үз-үзләрен изоляцияләү чорында җитди сәбәпләрсез беркетмә төзелгән. Материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенә җибәрелде", - дип сөйләделәр җирле полицейскийлар.
Шулай ук Менделеевскида яшәүче бер ир-ат социаль челтәрләрдә дөрес булмаган мәгълүмат урнаштырганы өчен административ җаваплылыкка тартылган. Күрсәтелгән зат 30 мең сумга штрафка тартылган.
Чыганак: Менделеевск яңалыклары.