Ел ахырында артка борылып карап, үткәннәргә бер йомгак ясый, нәтиҗә чыгаралар, алдагы көнгә бурыч – максатларны билгелиләр. “ТР Менделеевск муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбе” укучылары бу уку елының шушы чоры аралыгында нинди яңа һөнәрләр үзләштерүләрен, осталыкларын арттыруларын узган атнада район мәдәният сарае сәхнәсендә, сәнгать мәктәбенең иҗат концертында күрсәттеләр.
Фойега укучыларның киндергә, тактага, пыялага төшергән рәсемнәре, папье-машедан ясаган курчаклар, һ.б. кул эшләреннән күргәзмә әзерләгәннәр иде. Бер генә кеше дә әлеге рәтләр яныннан тыныч узып китә алмагандыр. Район башлыгы Игорь Анатольевич Привалов һәр сурәт, һәр эшне якын килеп карап , сокланып йөрде.
Концертта укучылар җыр-биюгә маһирлыкларын, баян, скрипка, фортепьяно,гитара һ.б. уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр.
Район башлыгы Игорь Анатольевич Привалов укучыларга, укытучыларга бу гүзәллек дөньясын тудыруда куйган тырышлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм кыз-малайларга киләчәктә дә уңышлар теләде.
