Узган атнада район Советы утырышлар залында Менделеевск муниципаль район Советы егерме җиденче утырышы үтте. Утырышта икенче укылышта Менделеевск муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 елларга планлаштырылган чорга бюджеты тәкъдим ителде. Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча финанс- бюджет палатасы рәисе А.Афанасьева чыгыш ясады. Карар депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.