Коронавирус йогышы таралуга каршы тору чаралары кысаларында Дәүләт Думасы беренче укылышта дәүләт (муниципаль) гарантия ярдәме механизмын камилләштерүче закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «банкта хезмәт хакы кредитын алырга теләгән Россия предприятиеләренә гарантия ярдәме күрсәтү - бүгенге шартларда реаль ярдәм.
Закон проекты банкларның Россия юридик затларының федераль бюджет турындагы Федераль закон белән билгеләнгән Россия Федерациясе дәүләт гарантияләре өчен кредит бирүдә кызыксынучанлыгын арттыруга юнәлдерелгән, бу исә икътисадта кризис күренешләрен булдырмау буенча кичектергесез бурычларны хәл итү өчен кирәк».
Сүз кредит килешүләре буенча йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итүче РФ дәүләт гарантияләрен бирү мөмкинлеге турында бара. Предприятиеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү өчен кредит ала алачак, ә Дәүләт аны тәэмин итәчәк.