Утлы еллар ни сөйли?

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Май ае якынлашкан саен, Җиңү бәйрәме кайтавазы ишетелә сыман. Ни кызганыч, әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар куп плаплаштырылган булуга карамастан, бүгенге көн вәзгыяте аларны үткәрүдә кыенлыклар тудыра. Ләкин шулай булса да, Песәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре онлайн-режимда балалар белән эшләүләрен дәвам итә. Бу көннәрдә балалар «Утлы еллар ни сөйли?» сериясеннән сугышка багышланган шигырьләрен өйдә укып күрсәттеләр. Аларның зәвык белән киенеп, матур итеп сөйләүләре бик куанычлы. Чөнки үзләренә тапшырылган эшкә җитди карау, балаларның әхлаклы, җаваплы булуларын күрсәтә. Димәк, яшь буында өмет бар дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International