14 апрельдә Дәүләт Думасы беренче укылышта аз керемле гаиләләргә адреслы пособиеләр һәм түләүләр, шул исәптән өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр исәпләүне күздә тоткан закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: «Россия Президенты Владимир Путин үз мөрәҗәгатендә өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү, шулай ук башка пособиеләрне исәпләгәндә эшсезләр булган гаиләләргә элек алынган керемне исәпкә алмаска тәкъдим итте.
Шулай итеп, закон проекты катлаулы икътисади һәм эпидемиологик хәлне һәм коронавирус чорында предприятиеләрнең аерым эш тәртибен исәпкә ала".
Балалары булган гаиләләргә түләүләр һәм пособиеләр адреслы характерда. Хәзерге вакытта билгеләнгәндә алдагы чор өчен керем (кагыйдә буларак, өчтән алты айга кадәр) исәпкә алына. Закон проекты ата-аналары эшен югалткан гаиләләргә, бигрәк тә узган керемнәрне исәпкә алмыйча, адреслы түләүләр билгеләүне күздә тота.