Шәһәр хакимияте менделеевлыларны тикшерелгән чыганакларга гына ышанырга һәм Интернетта пациентлар турында ялган мәгълүмат белән тавыш хәбәрләрен таратмаска өнди.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин сүзләренә караганда, шәһәрдәге вәзгыять контрольдә. Коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләр юк. Иң мөһиме-паникага һәм провокацияләргә бирелмәү.
«Хәзер интернетта күп ялган мәгълүмат таратыла, мессенджерларда тавыш хәбәрләр җибәрелә, алар кешеләрнең эмоциональ хәлен начарайта гына. Шуңа күрә шәһәр һәм район халкын тикшерелгән чыганакларга ышанырга, „Менделеевские новости“ газетасы сайтында һәм редакциянең социаль челтәрләрендә, шулай ук шәһәрнең рәсми сайтында яңалыкларны күзәтеп торырга чакырам», — дип ассызыклады Абдуллин.
Искәртеп узабыз, социаль челтәрләрдә дөрес булмаган мәгълүмат урнаштырган өчен административ җаваплылык каралган. Ялган мәгълүмат тараткан өчен Менделеевскида яшәүче бер кешегә 30 мең сум күләмендә штраф салынган инде.