15 апрельгә кадәр март аенда эшләгән хезмәткәрләр саны турында мәгълүмат бирергә кирәк. Бу мәгълүмат пенсияне алга таба индексацияләү өчен пенсионерларны эшкә урнаштыру яки эштән азат итү фактын раслау өчен кирәк.
5617 хезмәткәргә 450 дән артык иминиятләштерүче күрсәтелгән хисап тапшырырга тиеш.
2020 ел башыннан Менделеевск районында эш бирүчеләрдән кергән мәгълүмат нигезендә, индексацияне исәпкә алып, пенсияләрне түләү турында карар 312 пенсионерга карата чыгарылган.
Шулай ук 15 числога кадәр ялланган хезмәткәрләр булган эш бирүчеләр һәм шәхси эшмәкәрләр электрон хезмәт кенәгәләре буенча хисап тапшырырга тиеш. Март аенда кадрлар үзгәрешләре: кабул итү, күчерү яки эштән азат итү, шулай ук хезмәткәрләрдән аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны саклау ысулын сайлап алу өчен гаризалар килсә – кәгазь кенәгәне калдырырга яки электрон документка күчәргә кирәк. Санап үтелгән очраклар булмаганда, ПФРга мәгълүматны тапшырырга кирәкми.
Хисапларны тутыру программалары һәм формалары пенсия фонды сайтының «иминләштерүчеләргә» бүлегендә «эш бирүчеләргә»бүлекчәсендә урнаштырылган.
Агымдагы айда районда үз хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны саклау формасы белән 249 кеше билгеләнгән, шуларның 143 е-кәгазь документ калдыруны өстен күргән, ә 106сы-электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган.