"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан берлектә оештырылып үткәрелә торган онлайн-проект.
Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында китап укучы марафончылар вакытны дөресрәк файдалана башлыйлар, яңа дуслар табалар, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар.
Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.
Камай авылы китапханәсе дә әлеге проектта 4 нче тапкыр катнаша. Бу юлы китапханәче Гөлфидә Галимуллина әдәби марафонда Әхәт Гаффар әсәрләре белән катнашты.
.jpg)