ТАССРның 100 еллыгына. БАҺАВЕТДИНОВ ГЫЙМАЗ БАҺАВЕТДИН УЛЫ

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Г. Баһаветдинов 1897 елда Нократ губернасы Алабуга өязе Бондюг поселогында эшче гаиләсендә туа. 12 елдан химия заводында лаборант, эшче булып эшли башлый. Революцион хәрәкәттә, Гражданнар сугышында актив катнаша. 1919-1930 елларда Алабуга өяз башкарма комитетының юстиция бүлеге мөдире, Мамадыш өяз башкарма комитеты рәисе, ТАССР ревкомы каршындагы кассация трибуналы рәисе, Юстиция халык комиссары, прокурор (1921-1926 еллар), Татарстан Республикасы Эчке эшләр халык комиссары (1929 ел), Үзәк сайлау комиссиясе секретаре, ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе урынбасары, Казан дәүләт университеты директоры (ректоры), Казан химия-технология институты директоры (ректоры) вазыйфаларын башкара.

1937 елда контрреволюцион милли оешмада катнашуда гаепләнү буенча кулга алына. СССР Югары суды Хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе карары буенча 1938 елда атып үтерелә, 1957 елда реабилитацияләнә.

Якташыбыз язмышы турында Ф. н.Баһаветдиновның «ул беренче иде. Гыймаз Баһаветдинов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International