Хәзерге вакытта теләсә нинди мәгълүматны кабул итүдә иң перспективалы канал булып интернет тора, ә иң нәтиҗәле, актуаль һәм популяр формасы булып видеоформат хезмәт итә. Мондый шартларда китап укуга кызыксынуны арттыруда буктрейлер бик яхшы инструментка әверелә.
Буктрейлер— нинди дә булса китап турында ирекле нәфис формада сөйләнгән кечкенә генә видеоролик. Камай авылы китапханәчесе Гөлфидә Галимуллина , укуны пропагандалау, визуаль чаралар ярдәмендә китапларга игътибар юнәлтү максатыннан укучыларга Гөлсинә Галимуллинаның “Ефәк кулъяулык” һәм Мәдинә Маликованың “Арыш тәме” китаплары буенча эшләнгән буктрейлерлар тәкъдим итте ..jpg)
.jpg)