"Сугыш кайтавазы" - онлайн-концерт.

2020 елның 24 апреле, җомга

Песәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре онлай-концерт оештырдылар. «Җиңү кайтавазы» дип исемләнгән әлеге чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Концертта катнашучылар сәнгатьле итеп шигырь укыдылар, рус һәм татар телендә сугышка багышланган җырлар башкардылар, «Һәйкәл янында» дигән сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Аларның һәр чыгышы, әйтерсең лә, кайтаваз булып, еракларга таралды...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International