Песәй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре чираттагы онлайн-укулар оештырды. Әлеге чара «Г.Тукай- яраткан шагыйребез» темасы астында узды. Шагыйрьнең әсәрләре ничәмә- ничә буынга рухи азык буларак хезмәт итә. Аларны балалар да, өлкән буын кешеләре дә бик теләп башкара. Бөек Тукаебызның туган көне алдыннан, аның шигырьләрен барлау, аларны сәнгатьле итеп башкару- әдип иҗатының бөеклеген, кыйммәтен раслаучы бер дәлил. Димәк, Г. Тукай әдәбият күгендә якты йолдызы булып әле күп еллар балкыр.




.jpg)
