Әдәби сәхифә

2020 елның 2 мае, шимбә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә, Наил Тимербаевның «Батыр авылдашларым» китапларын тагын бер кат барлап чыгуны кирәк дип таптык. Авторның әлеге исем астында 3 җыентыгы дөнья күргән иде. Аларда авылыбызның тере тарихы ярылып ята. Сугышта катнашкан ветераннар белән беррәттән тыл ветераннары турында да мәгълүматлар бар. Шулай ук сугыш чорында язылган солдат хатлары да күп нәрсәләрнең тере шахиты. Онлай рәвештә уздырылган әлеге чарада өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнашты. Алар авторның язмаларын укып, сугыш кырына, ул вакыттагы авыл тарихына күзәтү генә ясап калмадылар, авылыбызның батыр каһарманнарына карата булган рәхмәт хисләрен дә җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International