Батырларны барлар чак

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 75нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак.

Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн... Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бәйрәм алдыннан Камай авылы китапханәчесе Гөлфидә Галимуллина сугышта катнашкан авылдашларыбызны барлады.  Табылган фотолардан  стенд ясалды. 9 май көнне авылдашларга фотоларны кулланып ясаган “Батырларны барлар чак” исемле видео тәкъдим ителде. Ветераннарга багышланган шигъри марафон игълан ителде. Без фронтта һәм тылда илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән, яу кырларында башын салган солдатлар турындагы якты истәлекне хәтердә саклап, хәрби һәм хезмәт батырлыгы үрнәге булган ветераннарга мәңге күңелләрдә сакларбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International