Гаилә көнендә уңган хуҗабикәләрне барладык

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре, Гаилә көне уңаеннан, уңган хуҗабикәләрне барлады. Аш-су осталары үзләре пешергән искиткеч тәмле ризыклар белән уртаклашты. Анда татар халкының иң затлы ризыгы- чәкчәк, чәй янына бирелә торган тәм-томнар, төрле пироглар, татлы тортлар- һәммәсе дә бар иде ТАССРның 100 еллыгына багышлап пешерелгән ризыкларның ияләрен дә атап үтәсе килә. Менә алар: Насретдинова Нзфисә, Сөләйманова Әлфия, Мөхәммәтҗанова Нәзирә, Хисаметдинова Нурия, Фәттахова Әлфия, Кабирова Гөлшат, Шакирова Гөлсирин, Шакирова Айгөл, Шашкова Илоналар. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, зур рәхмәт сезгә ,өстәлләрегез гел шундый күркәм ризыклар белән тулып торсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International