Традицияләрне яңарту буларак Раштуа ярминкәсе

2013 елның 12 гыйнвары, шимбә

 

 

 

 

Икенче ел рәттән Татар Чаллысы җирлеге территориясендә олысы-кечесе Раштуа ярминкәсенә җыела. Гасырлар аша килгән бу изге традиция җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова эгидасында авыл клубы хезмәткәрләре тырышлыгы белән яңара.

Рәйхана Фәрхетдинова җитәкчелегендәге “Юность” РМЙ хезмәткәрләре бәйрәмне әзерләүгә һәм сәхнәне бизәүгә зур өлеш кертәләр.

Шоу авыл үзәгендә узды. Төрле киемнәрдәге әйдәманнар халыкны әйлән-бәйлән уйнарга чакыралар, дәртле җырлар башкаралар, чәй һәм коймаклар белән сыйлыйлар. Шул ук мәйданда халык һөнәрләре товарлары, шәхси ярдәмче хуҗалык җитештергән продукция белән сәүдә оештырылды.

Татар Чаллысының визит карточкасы – икмәк пешерү һәм бытбылдык үрчетү. Шәхси эшмәкәр Сазоновларның икмәк һәм камыр әйберләренә ихтыяҗ зур.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International