Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов һәм район башлыгы Валерий Чершинцев Менделеевски үзәк район хастаханәсе медикларына азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
«Табибларга рәхмәт» акциясен илнең барлык төбәкләрендә «Бердәм Россия»партиясе башлап җибәрде. Медицина хезмәткәрләрен төбәк парламентында иң күп санлы фракция депутатлары да алдынгы урыннарда хупларга карар иткән.
Айрат Зарипов медицина хезмәткәрләренең һәрвакыт гражданнар сәламәтлеге сагында торуларын билгеләп үтте, ләкин бүген аларга йөкләнеш коронавирус йогышы белән бәйле күп тапкырлар артты һәм район үзәк хастаханәсе коллективына нык сәламәтлек һәм уңышлар теләде.