"Аммоний" заводы табибларга шәхси саклану чараларын бүләк итте: 4000 битлек һәм 20 эпидемиягә каршы костюм.
"Бүген табиблар авыр шартларда үз эшләрен башкаруларын дәвам итәләр, алар җилкәсенә җитди йөкләнеш төшкән, алар һәрвакыт куркыныч зонасында. Шуңа күрә алар өчен уңайлы һәм куркынычсыз эшләү өчен битлекләр һәм костюмнар алып кайтканнар. Без COVID-19ны мөмкин кадәр тизрәк җиңү өчен бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш", - дип билгеләп үтте заводның генераль директоры Дмитрий Макаров.