Валерий Чершинцев учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Менделеевск районының хезмәт базарындагы хәл турында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Елена Мухамадеева сөйләде.
Бүгенге көндә Менделеевск районында рәсми рәвештә 331 эшсез кеше теркәлгән, беренче чиратта бу илдәге катлаулы эпидемиологик һәм икътисади вәзгыять белән бәйле. Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 2,55% ын тәшкил итә.
Шулай ук, киңәшмә барышында шәһәрне төзекләндерү, контроль йөкләмәләрне үтәү, районда чәчү кампаниясенең барышы турында мәсьәләләр каралды, киләсе атнага планнар билгеләнде.