Сорауларга Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсенең Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова җавап бирә

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Сорау. Миңа ай саен акчалата түләүләр билгеләнде. Мин социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарта аламмы? Александр П.

Җавап. «Дәүләт социаль ярдәме турында» Федераль закон нигезендә социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган граждан, Пенсия фондының территориаль органына тиешле гариза белән мөрәҗәгать итеп, аларны алудан баш тарта ала.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алудан баш тарту турында гариза агымдагы елның 1 октябренә кадәр бирелә.

Шунысы мөһим: социаль хезмәтләр җыелмасыннан (социаль хезмәт күрсәтүләрдән) баш тарткан һәм үз урынына акча алучы гражданнар ел дәвамында үз хисабына дарулар, юлламалар һәм юл йөрү документларын ала. Шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итүгә ныклап якын килергә, һәм дару белән тәэмин итүдән баш тартканчы, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International