Варисларга пенсия тупланмаларын түләү

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Пенсия тупланмалары эш бирүчеләр тарафыннан түләнә торган иминият взнослары, пенсияләрне финанслашу программасы кысаларында күчерелә торган өстәмә взнослар, шулай ук аларны инвестицияләүдән кергән керем, ана капиталы средстволары хисабына формалаша.

Гражданин гаризасында күрсәтелгән затлар пенсия тупланмаларының хокуклы варислары була ала. Гаризада шулай ук әлеге акчаларның нинди өлешләрдә бүленәчәген билгеләргә мөмкин.

Әгәр мондый гариза юк икән, аның варисы булып туганнары санала:

- беренче чиратта балалар, шул исәптән уллыкка алынганнар, ир белән хатын һәм ата-аналар (уллыкка алучылар);

- икенче чиратта абыйлы-энеле, апалы-сеңелле, бабай, әбиләр һәм оныклар.

Пенсия тупланмаларын түләү бер чиратның туганнарына тигез өлешләрдә башкарыла. Икенче чиратның варислары, беренче чиратның туганнары булмаган очракта, пенсия тупланмалары акчаларын алу хокукына ия.

Пенсия тупланмалары акчалары варисларга түләнә, әгәр гражданинның үлеме килеп чыкса:

- аңа тупланма пенсия билгеләнгәнче;

- ашыгыч пенсия түләве билгеләнгәннән соң (пенсия тупланмалары акчаларының калдыгы түләнә).

Түләү билгеләү өчен гражданинның вафатыннан соң 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Башка очракта акча алу хокукын суд тәртибендә торгызырга туры киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 30 мартыннан гражданнарны кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына гамәлгә ашырыла. Белгечләргә кабул итүгә сайтта «кабул итүгә язылу» сервисы аша язылырга мөмкин www.es.pfrf.ru Менделеевск районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) телефоннары буенча мәгълүмат 8(85549) -2-38-79.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International