Район башлыгы Валерий Чершинцев Татарстан Республикасының «ЮНАРМИЯ» штабы начальнигы генерал-майор Александр Бородин исеменнән 3 дәрәҗә «Юнармия батырлыгы» медальләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Менделеевск яшь армеецлары буш вакытларында волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр, мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашалар, өстәмә белем, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен алалар. Күп санлы район һәм республика чараларында катнашалар.