Менделеевск муниципаль районы территориясендә янгынга каршы махсус режимдагы эш нәтиҗәләре

2020 елның 29 мае, җомга

2020 елның 10 апреленнән 17 майга кадәр Менделеевск муниципаль районы буенча УНД һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда районның торак пунктлары һәм бакчачылык ширкәтләре территорияләрен 40 рейд тикшерүе уздырылган. Тикшерү барышында коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруның 15 очрагы ачыкланган, гражданнар өчен хокук бозулар фактлары буенча 30 мең сумлык административ беркетмәләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International