Сорау. Интернетта хәрби хезмәт һәм бала карау пенсиягә хокукны билгеләү өчен стажга кертелми дип укыдым. Шулаймы бу?
Җавап. «Иминият пенсияләре турында» 28.12.2013 ел, № 400-ФЗ Федераль законның 12 статьясы нигезендә, эш һәм башка эшчәнлек чорлары белән беррәттән, башка чорлар, шул исәптән хәрби хезмәт узу чоры, һәр баланың ата-анасыннан ел ярымга, ләкин алты елдан да артмаган вакыт аралыгында иминият стажына башка чорлар исәпләнә.
Күрсәтелгән чорлар иминият стажына алар алдыннан яки алар артыннан эш чорлары узган очракта исәпләнә.
Бәлки, Сез укыган мәгълүматта сүз пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукын бирүче иминият стажы турында баргандыр.
«Иминият пенсияләре турында» Федераль законның 8 статьясындагы 1 пунктының 1.2 пунктчасы нигезендә, иминият стажы 42 һәм 37 елдан да ким булмаган затларга (ир-атлар һәм хатын-кызлар), картлык буенча иминият пенсиясе 65 һәм 60 яшькә кадәр (ир-атлар һәм хатын-кызлар) 24 айга билгеләнергә мөмкин.
Бу очракта иминият стажын исәпләгәндә картлык буенча «вакытыннан алда» иминият пенсиясенә хокукны билгеләү максатларында иминият стажына, Россия Федерациясе Пенсия фондына иминият взносларын түләү шарты белән, Россия Федерациясе территориясендә башкарылган эш чорлары һәм вакытлыча эшкә яраксызлык чорында мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча пособие алу чорлары гына кертелә. Хәрби хезмәт чоры, баланы стажга карау стажга кертелми.