Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә атна саен йомгаклау планеркасы узды. Киңәшмә барышында контроль йөкләмәләрне үтәү, гражданнар мөрәҗәгатьләре, шәһәрне төзекләндерү, объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, БДИ үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.