Район башлыгының Халыкара балаларны яклау көне белән котлавы

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Район халкын һәм аларның әти-әниләрен Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Җәйнең беренче көнендә без, гадәттәгечә, үсеп килүче буын өчен җитди җаваплылык турында искә төшерүче игелекле, дулкынландыргыч бәйрәмне билгеләп үтәбез.

Һәрберебез өчен бала-Тормышның дәвамы һәм мәгънәсе, яктылык һәм өмет, безнең киләчәгебезне гәүдәләндерү. Балаларга иң яхшысын бирү, аларны бәла – казалардан саклау һәм бәхетле итү-без барыбыз да яшибез һәм эшлибез торган бурыч.

Менделеевск районында талантлы балалар: музыкантлар, спортчылар, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, фестивальләрдә, ярышларда җиңүчеләр күп. Аларның күбесе, яшь булуына карамастан, район данын республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә уңышлы яклыйлар.

Балаларны яклау көнендә әти-әниләргә, әби-бабайларга, тәрбиягә бала алган ата-аналарга, опекуннарга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Бу матур көндә барлык менделеевлыларга якты һәм шатлыклы җәйге көннәр, күтәренке кәеф һәм иң яхшылары телим! Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм барлык теләкләрегезне тормышка ашыруыгызны телим! Бәйрәм белән!

Хөрмәт белән,

Район башлыгы В. С. Чершинцев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International