Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Тавыш бирүне уздыру көне ял көне булачак. Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кабул итү буенча гомумроссия тавыш бирүе 1 июльдә узачак указга кул куйды. Дәүләт башлыгы россиялеләрне анда актив катнашырга чакырды. Исегезгә төшерәбез, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 22 апрельдә булырга тиеш иде, ләкин Covid-19 таралу куркынычы аркасында аны вакытлыча пандемия белән вәзгыятьне яхшыртуга кадәр кичектерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International