2 июнь көнне район башкарма комитеты җитәкчесендә гражданнарны кабул итү булды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

​2 июньдә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе-Абдуллин Рөстәм Альбертовичтан гражданнарны кабул итү барышында,Чоловский ур., 2 адресы буенча урнашкан ишегалдын төзекләндерү процессы каралды. Әлеге төзекләндерү «Безнең ишегалды»программасы кысаларында башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, Менделеевскида агымдагы елда 15 объектны төзекләндерергә планлаштыралар, шуларның 6сы бүгенге көндә расланган. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өч ел эчендә барлыгы 80нән артык ишегалды тәртипкә китереләчәк. Программа барышында йорт яны территорияләрен киңәйтү, парковка урыннарын арттыру, тротуарлар булдыру, яктыртуны оештыру, кече архитектура формаларын урнаштыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International