БДИ тапшыру расписаниесе билгеле булды

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

БДИ расписаниесе:

3 июль-география, әдәбият һәм информатика.

6 һәм 7 июль-рус теле.

10 июль-профильле математика.

13 июль-тарих һәм физика.

16 июль — җәмгыять белеме һәм химия.

20 июль - биология һәм чит телләр буенча язма өлеш.

22 һәм 23 июльдә-чит телләр буенча телдән.

Резерв көннәре 24 июльгә (рус теле һәм чит телләрдән тыш, барлык уку предметлары буенча) һәм 25 июльгә барлык уку предметлары буенча планлаштырылган.

Җитди сәбәпләр аркасында июль аенда БДИда катнаша алмаучылар: авырып китә яки сәламәтлекләре буенча БДИ тапшыра алмаучылар өчен, мондый чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны август аенда тапшыру мөмкинлеге биреләчәк.

3 августта география, әдәбият, информатика, биология, тарих һәм чит телләр буенча БДИ узачак,

5 август-рус теле буенча БДИ,

7 август-җәмгыять белеме, химия, физика, профильле математика һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше буенча.

8 августта расписаниедә барлык фәннәр буенча имтихан тапшыру өчен резерв көн каралган.

Фән буенча кирәкле минимум балл җыймаучылар өчен 2020 елда яңадан бирү өчен резерв көннәр каралмаган. БДИны киләсе елда гына яңадан тапшырырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International