ТР кайбер районнарында 5 июньнән коронавирус пандемиясе фонында ябылган сәүдә комплекслары эшли башлаячак. Исемлектә Менделеевски да бар. Мондый карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады. "Менделеев яңалыклары"язалар.
Сәүдә үзәкләре түбәндәге районнарда эшли башлаячак: Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнарында.
Әмма карар нигезендә сәүдә залларында сатып алучылар саны чикләнәчәк — 4 кв.метрга 1 кеше, сәүдә үзәгендә эшләүчеләрне дә кертеп.
Исегезгә төшерәбез, 28 марттан Татарстанда сәүдә үзәге коронавирус пандемиясе фонында ябылган иде.