Пушкин - Россия горурлыгы!

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Ел саен 6 июнь көнне Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. А.С.Пушкин иҗаты турында белмәгән, үз тормышында бер әсәргә укымаган кеше юк. Аның әкиятләре белән без укырга өйрәнмәгән килеш таныша башлыйбыз; мәктәп эскәмиясеннән аның күп кенә әсәрләрен яттан беләбез диярлек, һәм хәтта көндәлек тормышта да еш кына аны цитаталыйбыз. Ел фасылларын пушкинский юллар белән очратабыз: «Мороз и солнце! День чудесный!» яки «Унылая пора, очей очарованье…». Тат. Чаллы авыл китапханәсе бу көнгә онлайн режимда чаралар үткәрде. 5 июньдә "Ә анда, Лукоморьда" әкиятләре буенча викторина узды. 6 июньдә теләге булган һәркем төркемгә Александр Сергеевич шигырьләреннән яраткан юлларын җибәрә алды. Без шундый мирас бүләк иткән бөек шагыйрь белән горурланабыз һәм яратабыз. Пушкин - Россия горурлыгы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International