Абалач авыл китапханәсе, китап укучылар өчен ишекләрен ачып, ата-аналарны балалар белән бергә, «китап натурморты»булдырып, әдәбият, фоторәсемнәр һәм фантазия дөньясына чакырды. Композициянең үзәге-гаиләсе укыган китап. Төрле атрибутлар һәм декор элементлары кулланылды, һәр композициягә слоган уйлап чыгарылды.