Россия көне уңаеннан Менделеевскида Татарстан урамы, 5 адресы буенча урнашкан ишегалдында йортта яшәүчеләр өчен "Поющий двор" бөтенроссия акциясе кысаларында концерт булды. Акцияне оештыруда Менделеевск районының Мәдәният идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Концертта җирле артистлар рус, татар һәм мари телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.