Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Валерий Чершинцев учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Киңәшмә барышында Менделеевск МР Тихоново авылында клубның икенче катын сүтү мәсьәләсе каралды. Шулай ук районда актуаль эпидемиология вәзгыяте дә каралды. Менделеевск районында коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Республикада 14 июньгә коронавирус инфекциясенең 46 яңа очрагы расланган.

Шулай ук, киңәшмә барышында шәһәрне төзекләндерү, контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре каралды, киләсе атнага планнар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International