Крестьян-фермер хуҗалыгы хуҗалары белән узган киңәшмәдә район башлыгы Валерий Чершинцев һәм Илнур Фәрухшин фермада терлек азыгы әзерләү технологиясе һәм терлек организмына дөрес әзерләнгән азыкның йогынтысы турында фикер алыштылар. Шулай ук Песәй крестьян-фермер хуҗалыгын үстерү өчен төп проблемалы мәсьәләләр һәм киләчәк перспективалар каралды.
Шулай ук район башлыгы ферманы һәм терлекләрне тоту шартларын карады.