Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

Планерка барышында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Менделеевск муниципаль районындагы идарәсе башлыгы Фаина Валентиновна азык - төлек җыелмаларының өченче траншын тулысынча таратуы турында хәбәр итте. Шулай ук районның авыл җирлекләрендә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлекнең төп моментлары, аерым алганда яктырту, техник әзерлек һәм тавыш бирү урыннарының керү юллары турында фикер алыштылар.

Барлык яңгыраган сораулар контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International