Инвалид бала тәрбияләүче биш гаиләгә азык-төлек җыелмасы таратылды, дип язалар "Менделеевские новости".
Социаль акция кысаларында азык-төлек җыелмаларын район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рөстәм Миңнегәрәев һәм «Форпост» үзәге директоры Илнур Әкбәров тәкъдим итте.
"Игелек пакетлары" на тәм-томнар, чәй, ярмалар, тушенка һ.б. керә.
- Инвалид балаларга социаль ярдәм күрсәтү-безнең өчен өстенлекле бурыч. Без мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш, - дип билгеләп үтте активистлар.