Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн форматында иртәнге планерка булды. Валерий Чершинцев учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.

Планерка барышында шәһәр һәм авыл мәктәпләрен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыруның төп оештыру моментлары каралды.

Хезмәт базарындагы хәл турында «халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ директоры - Мухамадеева Елена Николаевна хәбәр итте. Менделеевск районында барлыгы 385 эшсез теркәлгән, кичәге көндә 2 кеше исәптән төшерелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Менделеевск муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Козырева Фаина Валентиновна «Кама таңнары»приютында үткәрелә торган ремонт эшләренең тәмамлануы турында сөйләде. Приют 25-26 июньдә ачылачак.

Менделеевск районында эпидемиологик хәл киеренке кала. Бүгенге көндә барлыгы 9 зарарлану очрагы рәсми рәвештә теркәлгән.

Шулай ук, киңәшмә барышында шәһәрне төзекләндерү һәм контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International