2020 елның 20 июнендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә кыска вакытлы җилле яңгыр, локаль боз көтелә. 2020 елның 20 июненнән 26 июненә кадәр Татарстан территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) булуы көтелә.