Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә атналык йомгаклау планеркасы узды.
Киңәшмәдә шәһәр һәм районда тавыш бирүгә әзерлек мәсьәләсе каралды.
Тавыш бирү пунктларында барлык саклык чаралары да башкарылачак: керү температурасын тикшерү һәм шәхси саклану чараларын бирү.
Искәртеп узабыз, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 7 көн дәвамында барачак: 25 июньнән 1 июльгә кадәр, илдәге эпидемиология вәзгыяте начар булу сәбәпле,.
Шулай ук киңәшмә барышында аттестатлар тапшыру нәтиҗәләре буенча да фикер алыштылар. Барлык мәктәптә дә тапшыру барлык саклык чараларын үтәп узды. Киләсе атнада Менделеев районының 21 чыгарылыш сыйныф укучысы алтын медальләр алачак.
Менделеевск районында коронавирус йогышы белән бәйле хәл тотрыклы, әмма киеренке кала. Әмма бүгенге көндә 10 кешенең 3се терелгән инде.
Моннан тыш, киңәшмә барышында гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча контроль хатлар һәм эш нәтиҗәләре каралды.