Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә иртәнге планерка булды.
Киңәшмә барышында район тормышының мөһим темалары турында фикер алыштылар. Менделеевск районында коронавирус инфекциясе белән зарарланган яңа кешеләр теркәлмәгән. Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлекнең соңгы этапларын карадылар.
Шулай ук узган һәм алда торган чаралар, видеоконференция нәтиҗәләре буенча контроль йөкләмәләрне үтәү буенча мәсьәләләр күтәрелде. Барлык яңгыраган сораулар контрольгә алынды.