Медицина хезмәткәрләре көне

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

21 нче июнь - медицина хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан, Песәй авылында эшләүче Кәбирова Әлфия Фаик кызы белән Тат Сарсаз авылында хезмәт куючы Батталова Гөлфия Тәлгать кызын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Бик җаваплы, тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телибез. Кешеләрне укол һәм дарулар белән генә дәвалап калмыйсыз, тәмле телегез белән дә йөрәкләрне савыктырасыз. Ак халатыгыз кебек ап-ак тормыш юлы телибез, сез даими рәвештә үсештә, изге гамәлләр кылып, тирә - юньгә ямь таратып, кешеләргә шатлык өләшеп яшәгез. Кешелекле дә сез, ярдәмчел дә, һәрвакытта шушы күркәм сыйфатларыгызны саклап калыгыз дигән изге теләкләрен җиткерде авылдашлары. Видеода яңгыраган теләкләр, матур җыр бәйрәм күчтәнәче булып барып ирешсен иде шәфкать  туташларына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International