22 июнь-ил тарихында фаҗигале дата. Бу көнне 1941 елда сугыш башлана.
Мәңгелек ут янына муниципалитет, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәр халкы, һәлак булган якташларын искә алу өчен җыелды. Һәлак булучыларга хөрмәт йөзеннән чәчәкләр салынды. Мәдәният хезмәткәрләре шул куркыныч көн истәлегенә Сугыш еллары җырларын башкардылар, дип язалар "Менделеевские новости".